Эчтәлеккә күчү

Тал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тал latin yazuında])
Тал
Рәсем
Исем Salix
Халыкара фәнни исем Salix L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон талчалар[d]
Таксонның халык атамасы willow[3], Wilg[4], 柳属[5][6][7][…], blimal[8], salguera[9], salgueru[10] һәм sanciu[11]
Таксономик төр S. alba
Җимеш төре тартмачык[d]
Нәрсәнең чыганагы willow wood[d] һәм willow[d]
Омоничный таксон Salix[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=10657[12]
Image Тал Викиҗыентыкта

Тал (лат. Sálix) — агачсыман үсемлек; Талчалар (лат. Salicaceae) гаиләсенең бер ыруы.

Таллар - борынгы үсемлекләр. Аларның яфрак эзләре акбур чоры катламнарында очрый.

The Plant List сайты мәгълүматлары буенча, Тал ыругында Төньяк ярымшарның салкынча өлкәләрендә киң таралган, шул исәптән поляр түгәрәк эчендә үсүче 550 төре исәпләнә.[13] Ауразия һәм Төньяк Американың салкын һәм уртача поясларында очрый.

Татарстан территориясендә 18 төре бар, ак тал (S. alba), мурт тал яки ракита (S. fragilis), кәҗә талы яки бредина (S. caprea), очлы яфраклы тал яки верба (S. acutifolia), чыбык тал (S. viminalis) һәм башкалар киң таралган. Таллыклар барлыкка китереп, елга тугайларында һәм башка сулык ярларында, уйсулыкларда, ерымнарда үсәләр.

Ботаник тасвирлама

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

0,2–25 м биеклектәге агачлар яки куаклар. Яфраклары чиратлашкан, күпчелеге ланцетсыман, түгәрәктән тар кыякка кадәр, каурыйсыман сеңерле. Чәчәкләре берле чәчәк төркеменә — ата һәм ана алкаларга җыйналган, кайбер төрләрдә алар яфрак ярганчы күренә. Җимеше — очкалак озын төкчәле күп орлыклы тартмачык. Апрель–майда чәчәк ата. Җимешләре, чәчәк атып бетергәннән соң, 3–4 атнадан өлгерә. Орлыктан, ботактан, төп үсентеләреннән үрчи. Туфракка талымсыз.

Кайрысында гликозид һәм дуплау матдәләре бар; аннан ясалган препаратлар эренле шеш һәм җәрәхәтләрне дәвалау өчен, тән кызышканда һәм бөрештергеч чара буларак кулланыла.

Үзагачын — төрле эшләнмәләр, сыгылмалы нәзек чыбыкларын — кәрзин, йорт җиһазлары һәм башка әйберләр ясауда файдаланалар.

Кара тал (S. pentandra), розмарин яфраклы тал (S. rosmarinifolia), кара җиләксыман тал (S. murtilloides) һәм башка яшелләндерүдә файдаланыла.

Очлы яфраклы тал, ак тал, кәҗә талы һәм башка төрләре ерым һәм текә ярларны ныгытуда кулланыла.

Бал бирүче үсемлек.

Лапландия талы (S. lapponum), розмарин яфраклы тал, кара җиләксыман тал ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[14]

  1. 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu) et al. Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 // 生物多样性 — 2015. — 7  — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  7. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  8. Academia de la Llingua Asturiana Diccionariu de l'Academia de la Llingua Asturiana — 2000. — ISBN 978-84-8168-208-3
  9. Academia de la Llingua Asturiana Diccionariu de l'Academia de la Llingua Asturiana — 2000. — ISBN 978-84-8168-208-3
  10. Academia de la Llingua Asturiana Diccionariu de l'Academia de la Llingua Asturiana — 2000. — ISBN 978-84-8168-208-3
  11. Academia de la Llingua Asturiana Diccionariu de l'Academia de la Llingua Asturiana — 2000. — ISBN 978-84-8168-208-3
  12. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  13. 2017 елның 4 сентябрь көнендә архивланган Список видов рода Ива по данным сайта The Plant List(ингл.)(лат.) (Тикшерелгән 3 июль 2015)
  14. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/tal Онлайн - энциклопедия Tatarica
  • U. Reuter, «Die Kultur der Eiche u. W eide etc.» (1875);
  • Coaz, «La culture des osiers» (1879);
  • Schmid, «Die Anpflanzung und Behandlung der Korb— und Bandweiden» (1883);
  • Resch, «Die Kultur der Band— und Flechtweiden» (1884);
  • Schulzen, «Korbweiden-Kultur» (1584);
  • Kràhe, «Lehrbuch der rationellen Korbweidencultur» (1886),
  • Dochnahl, «Die Band — und Flechtweiden» (1887),
  • Brinckmeier, «Anleitung zur Anzucht und Cultur der Korbweiden» (1888);
  • Августинович, «Культура корзиночной ивы» («Лесной Журнал», 1878);
  • Маракуев, «Разведение ивы и ветлы» (1889);
  • Генко, «Тальниковое хозяйство в пойме р. Волги» («Лесной Журнал» 1880 г.)
  • Э. Э. Керн, «Ива, её значение, разведение и употребление» (1890).
  • Бескодаров А. А. Художественное плетение из ивового прута. М.: Лесн. пром-сть, 1985. — 64 с. 55 000 экз.

Калып:Wikisource

Логотип Викисловаря
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «тал»
Бу мәкаләне язганда Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлегеннән (1890—1907) материал использовался.